Алексеевск районыннан Романовлар гаиләсендә бишенче бала тууны дәүләт теркәве

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

16 июнь көнне Алексеевск ГХАТ бүлегендә, Биләр авылында яшәүче Николай һәм Анастасия Романовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга, бишенче бала тууын теркәделәр. Кыз балага бәхетле әти-әни матур исем «Вероника» исеме кушты. Грек телендә «Вероника» - «Җиңү алып килүче» дигәнне аңлата. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле ата-ананы шатлыклы вакыйгалары белән ихластан тәбрикләп, кызларының беренче дәүләт документы туу турындагы таныклык тапшырдылар, истәлекле китап белән бүләкләделәр. Сезнең зур һәм тату гаиләгезгә нык сәламәтлек, шатлык һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International