2022 елның 11 июнь көнендә Балтач районы Норма авыл җирлегендә узган Сабантуй быел аеруча матур узды. Тантаналы мизгелләрнең берсе - алтын, бриллиант юбилярларны котлау булды.
Бу матур гаиләләр һәрбер кеше өчен үрнәк, өлге булып тора. Юбилярлар белән бергә быел шулай ук бер ел элек гаилә корган 8 яшь парларны да хөрмәтләделәр. Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шарипжанов һәрбер гаиләгә матур теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.