2022 елның 10 июнендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә истәлекле вакыйга булды — 100-нче номерлы никах теркәлде. Бу көнне Бәдриев Илдар Хәсән улы һәм Садриева Зөһрә Тәфкил кызы гаилә кордылар. Тантаналы шартларда иң якын кешеләр янында өйләнешүчеләр бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык антын бирделәр. Парга бетмәс-төкәнмәс гаилә бәхете, ихлас аңлау, сүнмәс мәхәббәт һәм өйдә тотрыклы иминлек телибез.