Балалар – безнең тормышыбызда иң зур шатлык! Аларның эчкерсезлеге һәм тормыш сөючәнлеге безгә бәхет һәм өмет бирә!
Җәйнең беренче көнендә, Балаларны яклау көнендә, Кама балалар медицина үзәгендә 16 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды, шуларның берсе – Микерина Луна.
Микериннар Данил һәм Айсылу кызлары туу белән котлыйбыз! Кечкенә генә принцессагыз сәламәт, бәхетле, сөекле булып үссен!