Чистай гаиләсе «Ата-аналар батырлыгы» медаленә лаек булды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының «Ата-ана батырлыгы» медале тапшырылган республиканың иң яхшы биш гаиләсе арасында Чистайдан Андрей Анатольевич һәм Лариса Юрьевна Рыбочкиннар гаиләсе булды.  Медальне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов балаларны яклау көнендә тапшырды.

Гаиләдә 5 малай һәм 2 кыз дөньяга килгән һәм лаеклы тәрбия алган. Андрей Анатольевич Казан православие руханилар семинариясен тәмамлаган, хәзерге вакытта Чистай шәһәренең «Умиление» храмы настоятеле булып тора. Лариса Юрьевна үзен гаилә һәм балаларга багышлады, аларның кызыксынулары белән яши.

Олы уллары әтисе юлыннан китеп, Казан православие дини семинариясен тәмамлап, православие чиркәвендә руханилар булып хезмәт итәләр. Николай Андреевич Алексеевск районының Биләр авылындагы Михайло – Архангельск гыйбадәтханәсе православие дини оешмасы настоятеле, Антон Андреевич Аксубай бистәсе храмында хезмәт итә, Сергей Андреевич, Казан православие дини семинариясендә укыта, Павел, Казан шәһәре духовный семинариясенең 3 курс студенты, Федор, кадетлар мәктәбендә 10 сыйныф укучысы, Мария һәм Анастасия 1 нче мәктәптә 7 сыйныф укучысы. Өч олы малай инде үз гаиләләрен корганнар.

Гаиләдә балаларның төрле яклап үсүенә зур игътибар бирелә. Федор «Батыр» көрәш спорт мәктәбенә йөри, армреслинг белән шөгыльләнә, Павел баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый, Сергей фортепиано классы буенча, кызлар шулай ук музыка мәктәбенең вокал бүлегендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International