Чарага килгән 14 гаиләне бала туу бәхете берләштерде. Икенче үзенчәлек — килгән гаиләләрне уртак эш урыны бәйли, чөнки бирегә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре җыелды. Нибары 17 ай эчендә Мамадыш администрациясендә 14 бала доньяга аваз салган. Бәхетле әти-әниләрне район башлыгы Анатолий Иванов шәхсән үзе котлады. Районны яңа туган сабыйлар белән сөендерүләре өчен рәхмәтен белдерде. Һәр гаиләгә йорт кирәк-ярагы кибетеннән 5000 сумга сертификат, чәчәк бәйләме, тәмле күчтәнәч тапшырылды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова әти-әниләр өчен киләсе сабыйның нинди җенестән булуын ачыклаучы кызыклы тест үткәрде, яшь гаиләләрнең киләчәктә купбалалы статус алуларына зур өмет багълавын белдерде.