Иң кадерле кешем - балам

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, шул исәптән Татарстан  Республикасында да балалар өчен күп  чаралар оештырыла. Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге дә читтә калмады. Бу көнне ГХАТ бүлегенә туу турында таныклыклар алырга килгән сабыйларның ата-аналарына таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшырырга дигән карар кабул ителде.

ГХАТ органнары кеше тормышынын һәр этабын җентекләп язып баралар. Һәм болар барысы бергә халкыбызның тарихи мирасын тәшкил итә. Бәхетле әтиләр балаларның иң беренче һәм бик мөһим дәүләт документында – туу турында акт язуында үз имзаларын  куйдылар. Шунысы куанычлы, нәкъ менә бүгенге көннән, 2022 елның 1 июненнән, балалар җәмгыятьнең тулы хокуклы гражданнары булдылар.

Яшь әти-әниләрне, Рузил һәм Алисә Гарифуллиннар гаиләсен уллары Әсхәт туу,  Нияз һәм Айгөл Мәһдеевлар гаиләсен кызлары Айзилә туу белән котлыйбыз. Әти-әниләргә зур бәхет телибез! Бала туу-зур бәхет һәм зур җаваплылык. Әти-әни булу-авыр бурыч, әмма ул шатлыклы һәм мактаулы. Бала өчен гаилә мөһим урын. Нәкъ менә гаиләдә балалар беренче игелек һәм гаделлек дәресләре алалар, аңларга, сабырлыкка, назга һәм мәхәббәткә өйрәнәләр. Балалар өчен иң кадерле бүләк-ул бәхетле, һәм бер-берсен яратучы әни һәм әти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International