Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов «Ата-ана фидакарьлеге» медален тапшырды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов беренче тапкыр Татарстанның 5 күп балалы гаиләсенә «Ата-ана фидакарьлеге» медален тапшырды.

Татарстан Республикасының яңа дәүләт бүләге – «Ата-ана фидакарьлеге» медале гаиләнең, ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатларында гамәлгә куелды. Медаль җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән гаиләләргә тапшырыла.

Чара бүген - 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

Сезне, кадерле татарстанлылар һәм республика кунаклары, бу бәйрәм белән котлыйм! Балаларны бәхетле итүнең иң яхшы ысулы - аларны мәхәббәткә, игътибарга күмү, йөрәк җылысы белән җылыту, яхшылык һәм матурлыкка өйрәтү, тормышта таяныч булу. Балалар - безнең горурлыгыбыз, өметебез, безнең киләчәгебез.

Барлык гаиләләргә иминлек, сәламәтлек, шатлык телим!

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                     Г.Р. Нигъмәтуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International