"Без тарихта эзлебез" республика конкурсының зона этабы Балтач районы гаиләсе Фазлыевларга җиңү алып килде

2022 елның 8 апреле, җомга

2022 елның 8 апрель көнендә Саба районында "Без тарихта эзлебез" республика конкурсының зона этабы узды. Бәйгедә Балтач данын Бөрбаш авылы имамы, Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев гаиләсе яклады. Ул жюри хөкеменә 33 буынны гәүдәләндергән үзенең гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итте. Фазлыевлар сәхнәдә район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә чыгыш ясап 2 урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International