Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Укучылар сарае һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә, яшь бөгелмәлеләргә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе паспортларын тапшырдылар. Чараның хөрмәтле кунаклары – Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек инспекторы Гөлнара Дәүләтшина һәм мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Сөләйманова.