«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында 2022 елның 20 апрелендә Балык Бистәсе районының 2 нче урта мәктәбендә 2 «А» сыйныфында «Яхшылык дәресе» узды. Балалар янына кунакка ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зарипова Миләүшә килде. Балалар бик актив җавап бирделәр: Нәрсә ул яхшылык, кем ул игелекле кеше, җиңел микән мәрхәмәтле булу һ. б.
Дәреснең максаты булып өлкәннәргә, бер-береңә карата ихтирам, җылылык һәм игелек бүләк итә белүне формалаштыру.