Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә балаларның тууын терки торган ата-аналар, бүлектә эшләүчеләрдән сөенечле вакыйга - гаиләдә бала туу белән котлау хатларын алалар.
Ә күп балалы гаиләләргә аеруча игътибар бирелә. Сергей Михайлович һәм Светлана Сергеевна Шухляевлар - шундый гаиләләрнең берсе. Хәзер гаиләдә биш бала булды! Озак көткән улларына алар Андрей дип исем куштылар. Нәни сабыйны өендә түземсезлек белән сеңелләре София, Ксения, Анастасия һәм инде олы абыйсы Матвей көтә!
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән яңа туган сабыйның әтисен котлады, туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Зур һәм тату гаиләгә чын күңелдән иминлек һәм бәхет телибез!