Күп балалы гаилә – ныклы гаилә!

2022 елның 8 апреле, җомга

Дөньяга бала аваз салу белән гаиләгә һәм өйгә үзенә күрә бер җылылык, мәхәббәт, шатлык өстәлә. Ә инде гаиләдә балалар күбрәк булган саен, аның шатлыгы да күбрәк була.

Шунысы сөенечле, Балтач районында күп балалы гаиләләр елдан-ел артуы күзәтелә. 2022 елның 8 апрель көнендә Түбән Сосна авылында гомер итүче Сафиннар гаиләсендә Әзизә исемле кыз - алтынчы бала туа. Бүгенге көндә бу күркәм гаиләдә 2 малай, 4 кыз үсеп килә.

ГХАТ бүлеге белгечләре сабыйга һәм аның әти-әнисенә ныклы сәламәтлек һәм бәхетле киләчәк теләделәр, беренче документны – туу турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International