9 апрельдә Казан шәһәре ГХАТ идарәсе тарафыннан «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «бриллиант» һәм «алтын» парларны хөрмәтләү тантанасы узды. Юбилярларны Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев котлады. Һәр парга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау адреслары, бүләкләр, чәчәкләр һәм истәлекле китаплар тапшырылды.
Тантананы алып баручы Айсылу Мәннәнова ике дәүләт телендә танышу тарихы һәм һәр парның хезмәт казанышлары турында сөйләде. Барлык гаиләләр дә уникаль, алар шәһәр һәм республиканың лаеклы гражданнары, бүләкләр, исемнәр һәм грамоталарга ия, медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән.
Юбилярлар белән шатлыклы вакыйганы аларның балалары, оныклары, оныкчыклары һәм дуслары бүлештеләр.