Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2022 елның март аенда Әлмәт шәһәрендә 182 бала дөньяга килде. Алар арасында 86 малай һәм 96 кыз. Баланың минималь авырлыгы 990 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4875 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 51 яшьтә, иң яшь әти - 20 яшьлек, ә иң өлкәненә - 49 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре –София, Анна, Ева. Сирәк исемнәр арасында- Серафим, Дин, Ансель, Эльдана, Миланья, Сара.