Соңгы өч ел дәвамында МФЦның Аксубай филиалы һәм Аксубай муниципаль районының ЗАГС бүлеге арасында тыгыз хезмәттәшлек алып барыла. Структураларның үзара хезмәттәшлеге турында өстәмә килешү имзалану сәбәпле, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова катнашында филиал белгечләренең эш киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмә барышында МФЦ ның гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турында кабат таныклыклар һәм гражданлык хәле актын дәүләт теркәвенә алу фактын раслаучы башка документлар (белешмәләр) бирү буенча филиалы хезмәткәрләрен укыту үткәрелде. Белгечләргә килеп туган сорауларга тулы җаваплар бирелде.