Яз романтик һәм җылы ел фасылы дип санала. Тирә-юньне җанландырып, табигать уяна, кешеләргә үзенчәлекле илһам бүләк итә, шуңа күрә яшь парлар мартны өйләнешү өчен уңышлы ай буларак сайлыйлар. Бу айда язгы кояш җылыта башлый, әмма, шәһәр урамнарында, әле дә кар ялтырый. Болар барысы да тылсымлы атмосфера тудыра!
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 28 пар үзләренең никахларын теркәделәр, шуларның 6сы – милләтара.
Яңа гаиләләргә барлык башлангычларында да иминлек, бәхетле тормыш һәм чиксез мәхәббәт телибез!