Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Корабельная Роща» санаторий-профилакториенда гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

«Бәхет – кулларда» – ЗАГС идарәсе проекты, аның кысаларында никахлашу сараенда һәм «Милосердие» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы үткәрелә. Бүген ул тагын бер локация – «Корабельная Роща» санаторий-профилакторий белән тулыланды, анда Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре «Түбән Кама нефть химиясе профсоюз оешмасы» ҖЧҖ белән берлектә Хаҗиевлар, Сафиннар, Мөхәммәтҗановлар, Фәрхетдиновлар гаиләләрен юбилейлары белән котладылар.

«Яшь буын Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз, чөнки күп еллар бергә уздыру – бүгенге дөньяда сирәк күренеш», — дип билгеләп үттеләр үз мөрәҗәгатендә ГХАТ идарәсе белгечләре. Гаилә парларының ныклыгы өчен рәхмәт белдереп, юбилярларга сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә иминлеге теләп, белгечләр парларга истәлекле китаплар һәм Мактаулы акт тапшырдылар. Шулай ук зал алкышлар астында юбилярларның исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International