Мөслим ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Язилә Шәрипҗан кызы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының «Бүгенге көндә татар халкының гаилә-көнкүреш традицияләре һәм фольклоры» дигән темага үткәрелгән зона утырышында катнашты.
Утырышта гаилә һәм туй традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары каралды. Сүз бүгенге яшьләрне гаилә кыйммәтләре буларак тапшыру өчен туй йолаларын саклау мөһимлеге турында барды.