Бүген 01.03.2002 язның беренче көнендә "7нче Шәһәр клиник хастаханәсе" ДАССО территориясендә яңа перинаталь үзәк төзелешенә старт бирелде. Язның беренче көнендә Казан шәһәре ГХАТ идарәсе перинаталь үзәкләрдә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә теркәүне үткәрергә тиеш. Менә бүген дә өч бала әнисе Төхвәтуллина Айзиләне бәхетле әти Алмаз гына түгел, ә мактаулы кунаклар-ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров каршы алды. Чыгарылыш көнендә бәхетле әти-әниләргә озак көттергән кызы Зәрия туу турында таныклык тапшырдылар, аның ике олы абыйсы бар инде. Барлык яңа туган сабыйларның әти – әниләрен бәхетле вакыйга-бала туу белән котлыйбыз! Сәламәтлек, шатлык, елмаюлар, балалар көлүе һәм тыныч күк йөзе!