Чаллы гаиләләренә ана капиталы тапшырылды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2022 елның 30 мартында традицион рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 14 гаилә ана капиталына ия булды.

Гаиләләрне   ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Рафаил улы Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International