Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Равил Кәрим улы һәм Фәһимә Дәүли кызы Сафиннар 50 еллык юбилейларын билгеләп уздылар. Сафиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәренең үрнәк гаиләсе булып торалар. Гаилә ике бала тәрбияләп үстергән. Гаилә тормышының уңышы - бер-береңне аңлау һәм кайгырту, балаларны «кырыс мораль»дә тәрбияләү, - ди гаилә башлыгы Равил Кәрим улы.
«Алтын юбилярларга» Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы М.П. Афанасьевның шәхси котлау хаты һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
Сафиннар гаиләсен чын күңелдән аларның тормышларындагы искиткеч вакыйга — алтын туйлары, бәхетле 50 ел гомер итүләре белән котлыйбыз! Йортыгыз җылы, мәхәббәт хисләре бер-берегезгә карата ихлас булсын, йортыгызда муллык һәм иминлек хөкем сөрсен. Һәрвакыт бер-берегез өчен “алтын” булып калырга телибез.