Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Норлат авыл җирлегендә Заһидуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Госман Баттал улы Агроном-орлыкчылыктан Норлат Дәүләт орлыкчылык инспекциясе начальнигына кадәр авыр юлны мәктәп педагогы Лутция Хәбир кызы белән берлектә узды. Алар үзләренә лаеклы ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Язмыш аларга тагын бик күп шатлыклы көннәр һәм бәхетле вакыйгалар бүләк итсен. Сәламәтлек - нык, бетмәс-төкәнмәс булсын!