Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Әмирхан һәм Әмилинның игезәк балаларын тантаналы рәвештә чыгару булды. Рөстәм Шаһит улы һәм Руфия Нуриәхмәт кызы Валеевлар күп балалы игезәкләр булдылар. Бала туу-ул бәхет. Ә ике сабый булса-бу тагын да зур шатлык!
Олы кызлары Лилия һәм Зәлия әнисенең сабыйлары белән кайтуын түземсезлек белән көттеләр.
Әмирхан исеме гарәп теленнән тәрҗемәдә «әфәнде», «баш җитәкче» дигәнне аңлата. Әмирхан кечкенәдән үз-үзен үстерүгә омтыла. Характер буенча актив, шат күңелле сабый булып тора, шигырьләр һәм проза укырга ярата.
Әмилә исеменең әһәмияте-хезмәт сөючән. Исемнәргә хас тормыш сыйфатлары: көч, чыдамлык, тынычлык сөючәнлек, үз-үзеңә ышаныч хисе.
Рөстәм Шаһитовичны һәм Руфия Нуриәхмәтовнаны искиткеч, тантаналы һәм гадәти булмаган вакыйга-игезәкләр туу белән котлыйбыз! Нәниләр сезгә икеләтә шатлык алып килсен, сәламәт һәм нык булып үссен!