2022 нче елның 12 нче февралендә ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен традицион консультация үткәрелде.
Туй алдыннан дулкынлану – киң таралган эш. Кичерешләр тантаналы чарага комачауларга тиеш түгел, шуңа күрә барлык булачак яшь парларга да иң дөрес адымнарның берсе – ГХАТ Идарәсе уздырган туй алды консультациясенә килергә киңәш итәбез.
Тантаналар бүлеге белгечләре, гашыйклар белән теоретик һәм практик әзерлек үткәреп, уңышлы тантананың серләре белән уртаклаштылар.