2021 елда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 243 туу турында таныклык бирелгән, шулардан 116 малай һәм 127 кыз тууы теркәлгән. 60 гаиләдә беренче балалар туган, 86 бала үз гаиләләрендә икенче булды, 70 бала –өченче, 27 бала - дүртенче һәм аннан да күбрәк туган. 4 гаилә өчен игезәкләр туу шатлыклы вакыйга булды. Яңа туган малайлар өчен иң популяр исемнәр - Кәрим, Матвей, Айнур, Мирон, кызлар өчен-Әминә, Милана, Камилла, Ева, Адилә, Азалия, Амалия. Сирәк исемнәр арасында Теон, Ильян, Асэль, Эльма, Мирра, Агат, Есения, Стефания, Платон, Мирослав, Марк, Радмир, Айдан кебек исемнәрне әйтеп үтәргә мөмкин.