Теләче районында гашыйклар көнендә яңа гаилә

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Мәхәббәт – дөньяда булган иң изге, иң матур хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Бүген, эчке тойгыларны, йөрәк түрендәге саф хисләреңне бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән форсат. Яратып, яратылып яшәгез дуслар!

Бүген, 14 февраль гашыйклар көнендә Теләче муниципаль районы гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә яңа гаилә-Хакимовлар гаиләсе барлыкка килде. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе тарафыннан яшь гаиләне котлап истәлек бүләге тапшырылды. Шулай ук бу көнне өч пар никахларын рәсми рәвештә теркәү өчен гариза тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International