2022 нче елның 11 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Соболевский авыл җирлегендә Кирилловлар гаиләсе Григорий Лукоян улы һәм Любовь Степан кызын бриллиант туйлары белән котлау тантанасы булып узды. 60 ел бергә тату гомер итү-ул зур бәхет, юбилярларның гаилә тормышын чагылдырган үзенчәлекле бәйрәм. Бу гаилә барлык сынауларны һәм тормыш авырлыкларын бергә үткәннәр,бер-берсенә үзара мәхәббәт һәм тугрылык саклаганнар.үрнәк балалар һәм оныклар тәрбияләп үстергәннәр. "Бриллиант" туй-ул тормыш көче, тәҗрибә, мәхәббәт һәм зирәклек тантанасы. Бу парлар гомер буе бер-берсен кадерләп яшиләр һәм саклыйлар.
Бергә гомер итүләренең 60 еллыгы хөрмәтенә Кирилловларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Соболевский авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова да бүләк тапшырып юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтте.