Балалар - бәхет һәм өйдә балалар көлүе күбрәк булган саен, тормышыбызның мәгънәсе дә ныграк сизелә.
12.02.2022 Бөгелмә ГХАТ бүлегендә гаиләдә бишенче бала тууы теркәлде.
Рәситә Юрьевна һәм Ринат Равил улы Заһидуллиннар гаиләсендә Камелия исемле кыз дөньяга килде. Бу гомумевропа исеме инглиз телендә барлыкка килгән. Камелия исеме камелия үсемлеге исеменнән барлыкка килгән. Заһидуллиннарның ике уллары - Даниэль һәм Камил һәм ике кызлары - Даяна һәм Лия бар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнигә туу турында таныклык тапшырдылар, баланың сәламәт һәм бәхетле үсүен теләделәр. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.