2022 елның 10 фералендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 5 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.
ГХАТ бүлеге белгечләре кунакларны ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихы, гаилә законнары, ГХАТ эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар. Өлкән сыйныф укучылары белән сөйләшүдә гаиләгә, һәр кешенең тормышында аның әһәмияте, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре укучыларга аңлаешлы формада әти-әниләрнең һәм балаларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр, аларның сорауларына җавап бирделәр.