Яңа 2022 елда туган Тәтеш районының беренче баласы - Кристина исемле кыз. Ул 2 гыйнвар көнне 18.03 сәгатьтә Тәтеш бала тудыру йортында дөньяга килде. Яңа туган баланың авырлыгы-3 килограмм 400 грамм.
Бүген, чыгарылыш көнендә, бәхетле ата-аналарны Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Васильевна Николаева котлады. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавын, чәчәкләр һәм Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук бу көнне гаиләне Тәтеш РҮХнең баш табибы Ренат Рәхимҗан улы Салаватуллин, акушер-гинеколог Татьяна Александровна Гайнуллина, ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Михайловна Дианова, матбугат вәкилләре, туганнары һәм якыннары котладылар.