Татьяна көнендә никах теркәү

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

25 гыйнварда бөтен Россия яраткан бәйрәмнәрнең берсе-Студентлар көнен, шулай ук 25 гыйнварда бөтен Татьяналар үз исемнәрен билгеләп үтә. Бу көнне төрлечә билгеләп үтәргә мөмкин. Мәсәлән, никахка керергә. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Татьяналарның берсе үзенең никахлашуы уңаеннан котлаулар кабул итте. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Баһаветдиновлар Рамил һәм Татьянаны икеләтә бәйрәм белән котладылар һәм тормыш һәрвакыт күңелле сюрпризлар бүләк итүләрен һәм гаилә тормышында тырышлыклары өчен бүләкләүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International