2021 елның йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 668 гражданлык хәле акты теркәлгән, шул исәптән – 45 туу турында, никахлашу турында - 65, никахны өзү турында - 55, ата булуны билгеләү - 14, исемен үзгәртү турында - 9, үлем турында - 479.
Иң олы әни булып 44 яшьлек баласы булган әни булды. Бу аның икенче баласы.
Ата-аналар Зәкия, Айлан, Мәрьям, Имил кебек сирәк исемнәрне атыйлар. Унбер бала гаиләдә беренче булып туган, уналты бала - икенче, сигезе - өченче, ә җидесе - дүртенче бала.
Шунысы кызык, малайлар 26, кызлар 19 теркәлгән.