Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә матур көндә туйлар

2022 елның 22 гыйнвары, шимбә

Гаилә кору һәр гашыйк парлар тормышында мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Яңа өйләнешүчеләр өчен бу әле беренче уртак мөһим карар кабул итү дә, никахлашу көнен сайлау да.

2022 елда матур даталар кышкы айларга туры килә. Үзгә даталар безне ел башында – февраль һәм декабрь айларында көтә.

2022 елның беренче матур көнендә, нәкъ менә 22 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 7 пар үзләренең никахларын теркәделәр. Яңа өйләнешүчеләргә олы мәхәббәт, наз һәм ихлас бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International