22 гыйнвар көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт юбилярларны – Валентина Михайловна һәм Михаил Антонович Борисовларны котладылар.
Михаил Антонович Биектау районы Савиново авылында 1942 елның 22 гыйнварында туган. Валентина Михайловна Красноярск өлкәсенең Макаровка авылында 1948 елның 2 июлендә туа. Алар 1966 елда Бөгелмә шәһәрендә танышалар. Очраклы танышу дуслыкка, ә соңрак зур һәм якты хис – мәхәббәт хисенә әверелә. 1967 елның гыйнварында Борисовлар гаиләсе барлыкка килә.
Алар ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар. Тантана сәбәпчеләрен шәһәр җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады, ул гаилә кыйммәтләрен саклау, җаваплы ата-ана булуда үрнәк күрсәткән өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы билгесен һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның котлау хатын тапшырды.