2022 елның 24 гыйнвар көнендә Балтач районының Норма авылында яшәүче Исхаков Мөхәрләм Рамазан улы 90-нчы туган көнен каршы алды. Юбилярны Россия президенты В.В.Путин исеменнән котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, КЦСОН “НАЗ” булегенең директор урынбасары Юсупова Ф.Ф., хезмәттәшләре, туганнары җыелды. Мөхәрләм Рамазан улы һәм тормыш иптәше Флера ханым 65 ел бергә гомер итүләре белән котлап, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова юбилярларга матур теләкләрен җиткезде һәм районның алтын туйлар китабына кул куйдырды.