2022 елның 22 январь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, икенче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Шарифуллин Тимур Хәмзә улы һәм Алинә Марат кызы гаиләсендә булды. 18 январь аенда аларның ике малай туды. Яңа туган сабыйларга Альмир һәм Булат исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!