Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2021 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2021 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде. Уткән елда барлыгы 1209 гражданлык хэле акты төзелгән. Туу турында 168 акт теркәлгән. Шуларның 80-е малай булса, 88-е кыз бала.

44 бала гаиләдә беренче, 48 -икенче, 58 - өченче һәм күбрәк булып туганнар. Иң яшь әтигә - 19, әнигә- 18. Иң зур яшьле әтигә 50 тулса, иң зур яшьле әнигә 41 яшь тулган.

2021 нче ел Мамадыш районына 180 яшь гаилә бүләк иткән, гадәттәгечә язылышучыларга иң бай ай – август. Мамадыш районы бу айда 32 гаиләгә тулыланды. Барлыгы җәй айларында 86 пар туй гөрләткән.

Иң яшь кәләшкә һәм кияүгә – 18-шәр тулган. Иң өлкән кәләшкә – 64, кияүгә – 81.

Узган ел нәтиҗәләре буенча аерылу турында 93 акт теркәлгән. Шуларның 81 акты суд карары, 12 очрагы уртак гариза нигезендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International