Дмитрий һәм Любовь гаиләсендә көтеп алынган кыз 3 гыйнварда 04 сәгать 10 минутта дөньяга килә. Әни кешене – Любовь Васильевнаны һәм яңа туган сабыйны әтиләре, Миленаның өлкән абыйсы – Ярослав, туганнары өенә алып кайтырга килгәннәр иде.
Мишкиннар гаиләсен тантаналы шартларда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге башлыгы Элла Демченко, акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Ләйсән Хәкимова, Әлмәт шәһәре ЮХИДИ идарәсенең Бөгелмә бүлеге башлыгы Татьяна Баянова һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Г.Гыйбадуллина котладылар.