2021 елда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 808 бала туу теркәлде, шуларның дүртесе – игезәк парлар.
Малайлар кызларга караганда 44кә күбрәк туган.
2021 елда беренче тапкыр 263 гаилә әти-әни булды. Икенче балалар 337 гаиләдә туган. Беренче тапкыр 160 гаилә күп балалы статусына ия булды. Дүртенче һәм аннан соңгы балалар Бөгелмәнең 47 гаиләсендә туган.
Иң популяр малай исемнәре: Әмир, Мирон, Александр, Матвей, Марк, Дмитрий, Роман, Кәрим.
Анна, Арина, Азалия, Александра, Валерия, Виктория, София, Ева, Мирослава, Камилла, Милана, Ясминә популяр хатын-кыз исемнәре арасында.
Сирәк малай исемнәре: Захар, Гордей, Әхмәд, Шакир, Байсангур, Камо, Савва, Савелий, Сөмбел, Сөләйман, Даниэль, Алмаз, Кир.
Сирәк кыз исемнәре: Александрия, Стефания, Паулина, Виталина, Алексия, Бэлла, Меланья, Аурелия, Мөслимә, Устинья, Иллария.