2022 нче елның 28 нче гыйнварында ГХАТ идарәсе белгеченең «Сонатал» бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән чираттагы очрашуы булып узды.
ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Илдус кызы булачак әниләргә сабый туу турында таныклыкны бала тудыру йортыннан чыкканчы алу мөмкинлеге турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, әлеге дәресләр, булачак әниләр өчен Хатын-кызлар консультациясендә түләүсез һәм ирекле нигездә уза.