2022 елның 27 гыйнварында ГХАТ идарәсе белгечләре Виктор һәм Мария Васильевларны "бриллиант" юбилейлары белән котладылар.
Виктор Филипп улы һәм Мария Емельян кызы бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр: уллары Виктор белән Анатолий һәм кызлары Светлана. Хәзер әби һәм бабайны 6 онык һәм 1 оныкчык сөендерә. Васильевлар гаиләсе бик соенеп үзләренең гаилә бәхете серләрен ачтылар, аларның сүзләренә караганда, ул мәхәббәт, ышаныч, сабырлык һәм аңлаудан гыйбарәт.