Россия студентлар көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Түбән Кама педагогика көллияте» ДАҺББУ студентлары өчен дәрес үткәрделәр.

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Россия студентлары көнендә, Түбән Кама никахлашу Сарае белгечләре «Түбән Кама педагогика көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен укыту-гамәли дәресен үткәрделәр.

2 нче курс укучылары, «физик культура» белгечлеге буенча, күчмә мастер-класс барышында никах теркәүнең барлык нечкәлекләре турында белделәр, анаграммалар чиштеләр һәм рольләр буенча төрле практик ситуацияләр уйнаттылар. Барыннан да бигрәк балаларны ГХАТ органнарының эш үзенчәлекләре һәм практикадан кызыклы хәлләр кызыксындырды.

Очрашу күңелле туй тантанасы белән тәмамланды, аның барышында егет һәм кыз кияү һәм кәләш ролен үз җилкәләрендә сынап карадылар һәм балдаклар белән алмаштылар.

Түбән Кама студентлары белән очрашулар ГХАТ Идарәсенең «гаилә һәм яшьләр» проекты кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International