Түбән Кама шәһәре перинаталь үзәгендә ерак эш урынында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече 2022 нче елның беренче нәнисен теркәде

2022 елның 2 гыйнвары, якшәмбе

Гаилә өчен иң мөһим һәм бәхетле вакыйга – бала туу.

      2 гыйнвар көнне Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәгендә ерак эш урынында ГХАТ Идарәсе белгече Федосеева Ирина 2022 нче елда беренче сабый тууын теркәде.

     Рәфис һәм Мәликә Сагировлар гаиләсендә чын могҗиза - кызлары дөньяга килде! Сабый 1 гыйнварда 7 сәгать 48 минутта туган, 3290 кг авырлыктагы һәм 51см үсеш белән. Әти-әниләр сабыйга Алия исеме куштылар. Гарәп теленнән «мәһабәтле», «калку» һәм «илаһи» дип тәрҗемә ителә. Кыз гаиләдә беренче бала. Әнигә кызы туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хаты һәм истәлекле китаплар тапшырып, ГХАТ идарәсе белгече ныклы сәламәтлек һәм кызын тәрбияләүдә уңышлар теләде.

      Яңа 2022 елның беренче көнендә Түбән Кама шәһәрендә өч сабый туды: ике кыз һәм бер малай. Сабыйлары туган гаиләләрне яңа ел могҗизасы белән котлыйбыз. Балаларыгыз, кояш кебек, сезнең тормышыгызны яктыртсын, аны яратып һәм шатлык белән тутырсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International