Яңа ел алдыннан 2021 елның 31 декабрендә Әлмәт шәһәрендә Бабаевлар гаиләсе Виктор Николай улы һәм Вера Михаил кызы алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Биш дистә ел бергә яшәү-ул чып-чын язмыш бүләге, бәхетлеләр, бер-берсен ярата, кадерли һәм хөрмәт итә белгә. Тормышта бер-берсен чын-чынлап яраткан ир белән хатын арасында каршылыклар юк. Шуңа күрә алтын туй юбилеен лаеклы парлар гына билгеләп үтә.
Ике гомер бергә кушылганга нәкъ 50 ел тулды. Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга алтын туй уңаеннан юбилей папкасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Кадерле юбилярлар! Сезнең гаилә бәхете озак елларга сузылсын һәм туганнарыгызны, якыннарыгызны сөендерсен. Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныклчыкларыгыз, өчен сезнең тормыш юлыгыз үрнәге булсын. Сезгә бәхет, тынычлык һәм иминлек телибез!