Узып баручы 2021 елның соңгы көнендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 800нче бала теркәлде. Римир Дамир улы һәм Алсу Марсель кызы икенче тапкыр әти-әни булдылар, алар улларын Данис дип атадылар. Исемнең фарсы тамырлары бар, «дан», «фән» дигәнне аңлата. Пар инде кызлары Каринаны тәрбияли.
ГХАТ бүлеге белгечләре бала тудыру йортында бәхетле әнигә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм сабыйның дәүләт документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Кечкенә нәнине тәрбияләүдә көч, сабырлык, муллык, күңелле мәшәкатьләр, шатлык һәм бәхет теләделәр!