Яңа 2022 нче ел белән!

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итә!

Бу бәйрәм үзенчәлекле – ул барыбызны да өй учагы җылысы, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның яратуы белән җылыта, уңышка һәм билгеләнгән максатларга ирешүгә өмет бирә.

Иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз, сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм барлык теләкләрегезне тормышка ашыруыгызны телибез!

Татарстан Республикасы ГХАТ органнарының ишекләре сезнең өчен яңа ел каникуллары чорында да ачык булачак. Аларның эш режимы белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.

Яңа 2022 елда очрашуга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International