Яңа ел-балаларга гына түгел, өлкәннәр дә түземсезлек белән көтеп ала торган иң матур бәйрәм. Бу-бүләкләр, теләкләрне үтәү һәм чын тылсымлылык вакыты.
Түбән Кама никахлашу сарае фойесында бәйрәм алдыннан коллективы үзе өчен гадәти булмаган сюрприз тапты. Якты, матур бүләк тартмасы, ә анда Кыш бабайдан килгән телеграмма. Ул бүләкне яшергән икән, тик аны табарга хезмәткәрләр Яңа ел фильмнары мотивлары буенча мавыктыргыч QR-QUEST узарга тиеш.
Белгечләр тату команда белән һәр биремне азартлап үттеләр, актерлар силуэты буенча фильмнарның исемен белделәр һәм хәтта яраткан бәйрәм кинокартиналары геройлары роленә дә ияләштеләр. Ә ничек QR-кодлардан башка, алар инде аерылгысыз безнең тормыш өлеше булдылар? Һәр кодка фильмның билгеле бер фрагменты бәйләнгән иде, ул аларга киләсе биремне күрсәтте. Төрле башваткычларны бер-бер артлы тар-мар итеп, белгечләр үзләренең лаеклы бүләген таба алдылар. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә иң акыллы, иҗади һәм креатив кешеләр эшли.
QR-Quest ахырында безгә Яңа Ел бәйрәмнәренең иң көтеп алынган кунаклары-Кыш бабай, аның оныгы Кар Кызы һәм юлбарыс-2022 ел символы кушылды. Балачакка әйләнеп кайтып коллективы Әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде.
Барлык әбүнәчеләребезгә дә аз гына балалар булып калуларын һәм һичшиксез Яңа ел могҗизасына ышануларын телибез!