Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа туган сабыйга тантаналы рәвештә исем кушу чарасы булып узды.

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Узып баручы 2021 елның соңгы көннәрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Түбән Кама шәһәренең 55 еллыгы уңаеннан Туган Алинә һәм Алексей Омельченко гаиләсендә яңа туган сабыйга исем кушу тантанасы булып узды.

     Алинә, бәхетле сабый әнисе, безнең хезмәттәшебез. Һәм без аның белән бу дулкынландыргыч һәм бик мөһим вакыйганы бүлешә алуыбызга бик шат. Чөнки бу сабый тормышында иң беренче бәйрәм. Аннары аның тормыш юлында төрле тантаналар, зур һәм тыйнак тантаналар күп булачак, әмма бу — иң беренче һәм иң мөһиме.

    Ата-ана улларына матур исеме Кирилл дип куштылар. Ул гаиләдә икенче бала, аның олы апасы Елизаветага 3 яшь.

 Тантаналы шартларда ГХАТ Идарәсе башлыгы Бэлла Махотина әти-әниләрне уллары туу белән котлады, яңа туган баланы бүләк итеп метрикасын, бүләк сертификаты тапшырды. Туу турында таныклык белән белгечләре ата-анага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хаты һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Омельченко гаиләсенә нык сәламәтлек һәм тормыш юлында бик күп шатлыклы мизгелләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International