2021 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Алтын» юбилярларны - Минәхтәм Мөхиббула улы һәм Тамара Лаврентий кызын котлау тантанасы узды. Моннан нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елның 5 нче ноябрь көннендә Әхмәтшиннар гаилсәсе Татарстан АССР Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә никахларын теркәгән.
Аларның гаиләсе безнең районның горурлыгы, байлыгы һәм төп кыйммәте. Бу көнне юбилярлар үзләренең имзаларын Татарстан Республикасы Лениногорск районы гаилә тормышы юбилярларының мактау китабына куйдылар. ГХАТ бүлеге белгече юбилярларга язылышу турында юбилей таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе исеменнән истәлекле бүләк тапшырды һәм нык сәламәтлек, озын гомер, якты мизгелләр теләде.